Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Синьцзян транспорт төзелеш корпорациясе һәм Урумчи Синьцзян-Уйгур автономияле районының Тимер юл идарәсе вәкилләре белән очрашу булып үтте. Очрашуда кунакларга министрлык тарафыннан тормышка ашырыла торган 2 инвестиция проектына презентация ясалды - “Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге төзелеше” һәм “Казан–Оренбург” федераль автомобиль юлында яңа маршрут үстерү өчен «Шәле-Баулы» түләүле автомагистраль төзелеше».
“Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге төзелеше” проекты белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Ажимов таныштырып үтте.
“Казан–Оренбург” федераль автомобиль юлында яңа маршрут үстерү өчен «Шәле-Баулы» түләүле автомагистраль төзелеше» проектын Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин тәкъдим итте.
Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Capital a компаниясе генераль директоры, AirAsia Group ка нигез салышучысы һәм киңәшчесе Тони Фернандес белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2026 кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.