Татарстан Республикасы Президенты “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең үтү маршруты вариантларын карады

2014 елның 3 июне, сишәмбе
       Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашында “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистрале төзелеше проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә шулай ук башка министрлыклар һәм ведомстволарның җитәкчеләре, “РТЮ” ААҖ, Казан шәһәре администрациясе, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы вәкилләре катнаштылар.
      Киңәшмәдә трассаның Татарстан территориясе буенча үтү маршрутының 2 варианты каралды. Нәтиҗәдә, картада тәкъдим ителгән вариантны нигезгә алырга дигән карарга киленде. Магистральне торак йортларны сүтмичә төзү планлаштырыла.
      Магистральнең автомобиль юллары һәм башка инфраструктура объектлары белән кисешкән урыннарда юл үткәргечләре һәм эстакадалар төзү планлаштырыла.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International