Бүген Чебоксарда Россиянең эчке су юлларын һәм елга транспортын үстерүгә багышланган «Елга» форумы эшли башлады. Чара К.В. Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театрында уза. Форумда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнаша.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча озынлыгы 1,5 км дан артык булган 35,2 – 36,7 км участогында һәм машина йөрү өлеше киңлеге 7 метр булган «Әгерҗе – Кызыл Бор» автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде.