Фәрит Хәнифов эш визиты белән Мәскәүдә

2026 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасарлары Алексей Шило, Владимир Потешкин һәм Александр Пошивай белән очрашуда Татарстан Республикасы территориясендә тимер юл һәм су логистикасын, шулай ук пассажирлар йөртүне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Сәфәр барышында ТР Транспорт министры шулай ук «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты, аның белән Татарстанның юл инфраструктурасы мәсьәләләрен, шул исәптән Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узучы түләүле юлда өстәмә рамка урнаштыруны карадылар.

Фәрит Хәнифов Мәскәүгә визитын дәвам итеп «Гражданнар аэропортлары (аэродромнар) Администрациясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Руслан Тагиев белән очрашачак. Яклар «Бигеш» аэропортының "Очып китү-утыру полосасын яктылык сигналы җиһазларын алыштырып ремонтлау" проектын гамәлгә ашыру буенча планлаштырылган чараларны караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International