Транспорт Министрлыгында җайга салынмый торган җәяүлеләр кичүләрендә куркынычсызлыкны арттыруга багышланган киңәшмә узды

2026 елның 24 июне, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов рәислегендә «Җайга салынмый торган җәяүлеләр кичүләрендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен интеллектуаль системалар» темасына киңәшмә узды. Чарада ТР Министрлар Кабинетының Административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы урынбасары Илһам Яруллин, «ТР ЦЦТ» ДКУ, «Главтатдортранс» ДКУ, ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләре, AI-технологияләр компанияләре, башкарма комитетлар вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында интеллектуаль транспорт системалары өлкәсендә шөгыльләнүче компанияләр вәкилләре үз проектларын тәкъдир иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International