Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасында 2026 елда юл эшләре Программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
2026 елга юл эшләре программасына, муниципаль юл фондын һәм концессия түләүләрен исәпкә алып, 93 млрд 087 млн сум күләмендә финанслау каралган.
Әлеге программаның төп өлешләре булып «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, региональ һәм җирле әһәмияттәге юлларда эшләр башкару тора.
Шулай ук бакча ширкәтләренә, фермер хуҗалыкларына, терлекчелек комплексларына керү юллары һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ял итү, сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юллары ремонтланачак.
Тулырак биредә.