Татарстанда Буа - Яльчики автомобиль юлы ремонтланды

2026 елның 22 июне, дүшәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Буа - Яльчик автомобиль юлы участогын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,5 км дан артык.

Объектта асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 10 мең кв. метрдан артык мәйданлы ЩМА-8 вак таш-мастика асфальт-бетоныннан өске катлам җәю, 4 400 кв. метрдан артык мәйданда юл кырыйларын вак таш белән ныгыту һәм юл билгеләре эшләре башкарылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International