Татарстанда Бөгелмә - Уральск автомобиль юлына капиталь ремонт ясала

2026 елның 17 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 2 км озынлыктагы 22,5 км – 24,5 км участогында Бөгелмә – Уральск автомобиль юлы капиталь ремонтлана. Юл эшләре «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарыла.

Бүгенге көнгә объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, асфальт-бетоннан аскы катламны һәм вак таш-мастик асфальт-бетон өслеген 17 мең кв.метр мәйданда җәю эшләре тәмамланган. Шулай ук юл кырыйларын вак таш-ком катнашмасы белән ныгыту эшләре башкарылган.

Бөгелмә-Уральск төбәк автоюлының гомуми озынлыгы 24 км. Ул Оренбург өлкәсе чигенә чыга һәм Ижау — Бузулук — Казахстан транспорт коридорының бер өлеше булып тора.

Хәзер «Татнефтедор» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан объектта автомобиль юлын төзекләндерү, атап әйткәндә, 58 юл билгесе, 98 сигнал баганасы кую һәм юл тамгалары сызу буенча эшләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International