2026 елда Россия — АСЕАН саммитын уздыру чорында «Казан-1» станциясендә пассажирларның эшен оештыруга һәм иминлеген тәэмин итүгә вакытлы үзгәрешләр кертелә.
Төп үзгәрешләр «Казан-1» станциясендә булачак:
- пассажирларны утырту һәм төшерү өчен перрон һәм 5 нче пассажир платформасы файдаланыла.
- иминлекне тәэмин итү кысаларында «Казан-1 - Аэропорт – Казан-1» поездларыннан пассажирлар агымын штат расписаниесе буенча баручы поездлардан аеру өчен вакытлыча киртәләр куелды.
- «Казан-1 - Аэропорт – Казан-1» поездларын җибәрү һәм килү зонасына вокзалның төп бинасында һәм Көнчыгыш турникет комплексында урнашкан тикшерү пунктлары аша кертәләр.
Бүгенге көннән 2026 елның 18 июнендә 23:59 сәгатькә кадәр «Казан-1» тимер юл вокзалы - Аэропорт станциясе маршруты буенча баручы барлык поездларда, «Казан-1» һәм Вахитов станцияләреннән тыш, тукталыш пунктларында пассажирлар утырту туктатылды.
Исегезгә төшерәбез, саммит уздыру көннәрендә Казан - Аэропорт - Казан маршрутында 30 минуттан 1 сәгатькә кадәр хәрәкәт интервалы белән 80 өстәмә электропоезд билгеләнгән. Шәһәрдә юллар ябылу сәбәпле, гражданнарны сәфәрләрен алдан планлаштырырга һәм Казан-Аэропорт-Казан маршруты буенча йөрү өчен шәһәр яны поездларын сайларга чакырабыз.