Татарстанда Азнакай - Дүсем автомобиль юлы участогын ремонтлау төгәлләнде

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында Азнакай – Дүсем автомобиль юлы участогын ремонтлау төгәлләнде. Барлыгы 1,7 км озынлыктагы участокта ремонт ясалган.

Әлеге объектта асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу һәм 12 мең кв. метрдан артык мәйданда вак таш-мастик асфальт-бетоннан өслекнең өске катламын салу эшләре тулы күләмдә башкарылган, юл тамагалары сызылган.

Проектны гамәлгә ашыру юл хәрәкәте иминлеген арттырыр, торак пунктларга транспорт белән барып җитү мөмкинлеген яхшыртыр һәм район халкы һәм кунаклары өчен уңайлырак шартлар тудырыр дип көтелә.

Эшләрне «Татнефтедор» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International