Казанда Россия - АСЕАН саммитын уздыру көннәрендә өстәмә 80 электричка билгеләнгән

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

2026 елның 17-19 июнендә Казанда Россия — АСЕАН саммиты узачак. Халыкара чара вакытында Казан – Аэропорт участогында транспорт хезмәте күрсәтүне «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе башкарачак.

Бу чорда Казан - Аэропорт - Казан маршрутында хәрәкәт интервалы 30 минуттан 1 сәгатькә кадәр булган 80 өстәмә электропоезд билгеләнгән. Чарада катнашучыларга һәм кунакларга уңайлы булсын өчен составлар саммит уздырыла торган урынга («Казан Экспо» МВЦ) арадаш тукталышларсыз гына барачак.

Саммит уздырылган көннәрдә Казан - Аэропорт шәһәр яны электропоезды үзгәртелгән график буенча йөриячәк.

Станцияләрдә һәм тукталыш пунктларында поезд маршруты буенча транспорт полициясе һәм «Содружество» компаниясе хезмәткәрләре кизү торачак.

Пассажирлар шәһәр яны поездлары расписаниесе буенча тагын да тулырак мәгълүматны алырга мөмкин:

- "Россия тимер юллары" ААҖ сайтында – https://www.rzd.ru/;
- "Содружество" АҖ шәһәр яны компаниясе сайтында – https://sodruzhestvoppk.ru/;
- 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча "Россия тимер юллары" ААҖ клиентларга ярдәм үзәгендә;
- тимер юл вокзалларындагы белешмә хезмәтендә;
- шәһәр яны билет кассаларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International