16 июньдә Свияжск станциясендә техник эшләр башкарылу сәбәпле шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигы үзгәрәчәк:
- 6309 нчы Казан - Зөя поезды расписаниедән чыгарыла.
- Канаш - Казан 6360 номерлы поезд Канаш станциясеннән 17.17 сәгатьтә китә. Казанга 19.53 сәгатьтә килә.
- 6357 нче Казан - Канаш поезды Казан станциясеннән 17.58 сәгатьтә китә. Канашка 20.47 сәгатьтә килә.
- 6327 нче Казан - Албаба поезды Казан станциясеннән 18.33 сәгатьтә китә. Албабага 20.25 сәгатьтә килә.
- 6359 нчы Казан - Зөя поезды Казан станциясеннән 19.49 сәгатьтә китә. Зөягә 20.59 сәгатьтә килә.
- Канаш - Казан 7024нче поезды Тюрлема станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча бара, аннан соң ул үзгәртелгән. Казанга 22.06 да килә.