Татарстанда илкүләм проект буенча М-7 «Идел» - Бизәк автомобиль юлы участогы ремонтланды

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында М-7 «Идел» - Бизәк автомобиль юлы участогын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,190 км, юлның киңлеге 7 метр тәшкил иткән.

Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслеген урнаштыру һәм 3570 кв. м мәйданда юл кырыйларын асфальт-гранулятор белән ныгыту эшләре башкарылган. 

Эшләрне «Алексеевскдорстрой» ААҖ подряд оешмасы башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International