«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәренең Киров районында Маршрут урамының 0,5 км озынлыктагы һәм ике полосалы участогын ремонтлыйлар.
Бүгенге көнгә күзәтү коеларының люкларын сүтү, асфальт-бетон өслекне фрезерлау, юл һәм тротуардагы борт ташларын алыштыру, тротуарларны ремонтлау һәм асфальт-бетон өслеген тигезләү буенча эшләр башкарылган. Хәзерге вакытта башкарылган эшләр якынча 59% тәшкил итә.