2026 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасында 1,5 млрд сумнан артык финанслау каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 1 125 млн сум, Татарстан Республикасының уртак финанславы 416 млн сумнан артык.
Агымдагы елда гомуми озынлыгы 44 км дан артык булган җиде объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу Мамадыш, Биектау, Арча, Апас муниципаль районнарында агросәнәгать комплексы предприятиеләренә керү юлларын төзү, шулай ук Саба үзәк район хастаханәсенең кан тамырлары үзәгенә керү юлларын төзеп бетерү.