Бүген Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары Владимир Потешкин һәм Татарстан Республикасы транспорт министры Фәрит Хәнифов Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортында булдылар.
Эш сәфәре барышында алар 3 нче Терминалның төзелеш мәйданчыгын карадылар.
Визит кысаларында катнашучылар төзелеш эшләренең агымдагы этапларын һәм проектны гамәлгә ашыру графигының үтәлешен бәяләделәр.