Татарстанда кайнар асфальт-бетон кулланып чокырларны ремонтлау эшләре башланды

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның төбәк юлларында кайнар асфальт-бетон кулланып чокырларны ремонтлау эшләре башланды. Моңа 18 асфальт-бетон заводын эшләтеп җибәрү ярдәм итте. Аерым алганда, республиканың Әгерҗе, Алексеевск, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Чүпрәле, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм башка районнарында заводлар эшли башлады.

Төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы юлларны ремонтлау өчен барлыгы 35 асфальт-бетон заводы бар, бүгенге көнгә алар барысы да 100% ка эшләтеп җибәрергә әзер.

"Юл төзүчеләр тиз арада кайнар асфальт-бетон белән чокырларны ремонтлауга керештеләр. Безнең алда май ахырына кадәр кайнар асфальт - бетон белән чокырларны ремонтлауны тулысынча төгәлләү, юлларны тәртипкә китерү һәм горизонталь юл билгеләрен ясау бурычы тора», - дип сөйләде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

Чокырларны ремонтлаганда салкын, кайнар һәм коелган асфальт-бетон катнашмалар кулланыла. Кайнар асфальт-бетон катнашмасын ташу асфальт-бетон катнашмасының температура режимын саклауны тәэмин итү өчен термосбункерлар ярдәмендә башкарыла, республикада алар 51 данә.

"Яз башыннан барлык төр асфальт-бетон катнашмаларын кулланып чокырларны ремонтлау 67 мең кв. метрдан артык мәйданда башкарылган. Төбәк юлларында чокырларны ремонтлау өчен барлыгы 535 кеше, 245 берәмлек техника җәлеп ителгән", - дип хәбәр итте "Главтатдортранс" ДКУ директоры урынбасары Зөлфәт Ханмурзин.

Чокырларны ремонтлау региональ әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тотуга бүлеп бирелгән акчалар исәбеннән башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International