Мәскәүдә РФ транспорт Министрлыгы коллегиясе узды

2026 елның 21 марты, шимбә

Союзлар Йортының Колонналар залында Россия Федерациясе транспорт Министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды, анда транспорт комплексының 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм якын киләчәккә планнар билгеләнде.

Утырышта Хөкүмәт Рәисе урынбасарлары Виталий Савельев һәм Марат Хөснуллин, транспорт министры Андрей Никитин, транспорт министрлыгы карамагындагы хезмәтләр һәм агентлыклар, транспорт оешмалары җитәкчеләре, транспорт вузлары вәкилләре, тармак ветераннары катнашты. Татарстан Республикасыннан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты. 

Андрей Никитин 2025 елда транспорт эше нәтиҗәләре һәм алдагы чорга планнар турында доклад белән чыгыш ясады. Ул тармакның барлык предприятиеләре һәм оешмалары коллективларына транспортның өзлексез эшләве өчен рәхмәт белдерде. "Меңгә якын кеше дәүләт бүләкләре алды. Алты меңнән артык хезмәткәр ведомство бүләкләре белән билгеләнде", - диде транспорт Министрлыгы башлыгы.

Федераль бюджетны үзләштерүнең рекордлы күрсәткече билгеләнде - 1 трлн 908 млрд 400 млн сум, бу бирелгән акчаларның 99,95% тәшкил итә. "Без «Нәтиҗәле транспорт системасы» һәм «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектлары кысаларында салынганнарын да кертеп, барлык инфраструктура планнарын да үтәдек. Президент һәм Хөкүмәтнең турыдан-туры ярдәме белән эре юл объектлары ачылды. Дәүләт башлыгы кушуы буенча авиагаваньнарны капиталь ремонтлау программасын башладылар. Импортны алыштыру курсын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез – тулысынча үзебезнең программа тәэминатын сатып алуга күчтек", - дип билгеләде министр.

Шулай ук Андрей Никитин тимер юл, һава юлы, су юлы, автомобиль транспорты турында аерым тукаталып сөйләде. 

Транспорт министры искә төшергәнчә, 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр Санкт-Петербургта Халыкара транспорт-логистика форумы узачак, анда чит ил партнерлары белән транспорт коридорларын үстерү, логистика, пассажирлар йөртү, туризм һәм цифрлы сервислар, тармакның эш кагыйдәләре турында фикер алышу планлаштырыла.

"Безнең максат – транспортны кешеләр өчен уңайлырак һәм куркынычсызрак итү. Инвесторлар өчен тармакның җәлеп итүчәнлеген саклап калырга, ташучылар өчен үтә күренмәле шартлар тәэмин итәргә. Бу икътисад үсеше нигезе һәм Россиянең технологик суверенитетка ирешүенә өлеш. Куелган бурычларны без бергә хәл итәчәкбез", - дип йомгаклады үз чыгышын Андрей Никитин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International