Моннан тыш, “Европа-Көнбатыш Кытай”транспорт коридорын булдыру кысаларында Татарстан Республикасында «Свияжски төбәкара мультимодаль логистика үзәге» проектын төзү бара. Аны 2015 елга тәмамлау ниятләнә.
Әлеге инвестиция проектлары 2030 елга кадәр вакытта транспорт стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясенең бердәм транспорт системасын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Россия көненә багышланган бәйрәм ял көннәрендә пассажирларга уңайлы булсын өчен Татарстан Республикасы башкаласы белән Мәскәү арасында ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар билгеләнде.