Хәзер төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 305 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 187 берәмлек хезмәт күрсәтелде.
Бер тәүлектә тотылган:
- 1045 тонна ком-тоз катнашмасы;
- 37 тонна тоз.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, елгалар аша күперләрдә һәлакәтләр юк.
Юлларда бозлавык. Машина йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын сорыйбыз!
Төбәк юлларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, министрлыкның тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.