Хәзер төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 388 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 288 берәмлек хезмәт күрсәтелде.
Бер тәүлектә тотылган:
- 3930 тонна ком-тоз катнашмасы;
- 86 тонна тоз;
- 5 тонна тозлы эремә.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, елгалар аша күперләрдә һәлакәтләр юк.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле. Машина йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын сорыйбыз!
Төбәк юлларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, министрлыкның тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.