Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә “Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ноль” акциясенең нәтиҗәләре чыгарылды

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
         Кубышев тимер юлының Идел-Кама полигонында бер көнлек “Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ноль” акциясе кысаларында ягулык-энергетика ресурсларын экономияләүдән атмосферага 1,5 тоннадан артык пычратучы матдәләрнең чыгарылуын кыскартуга ирешелде.
          Агымдагы елның 29 ноябрендә ике сәгатькә (13.00-15.00) локомативлар, автотранспорт, офис һәм көнкүреш җиһазлары, һ.б. эше туктатылып торды. Кубышев тимер юлы Идел-Кама төбәгенең кайбер предприятиеләрендә эшчеләр территорияне чүптән арындырырга чыктылар.  
          Куйбышев тимер юлы Идел-Кама төбәгендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү буенча акция 2013 елның июленнән регуляр рәвештә бара. Һәр айның соңгы җомгасында төбәктә 13.00-15.00 сәгатьтә яктылык чыганаклары һәм башка ягулык-энергетика ресурсларын экономияләү режимы кертелә.  
“Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ноль” акциясенең төп максаты - тимер юл предприятиеләренең экологиягә җаваплы мөнәсәбәтен булдыру, бигрәк тә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү һәм Россия Федерациясенең табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтен арттыру.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International