Бүген җирле вакыт белән 13: 47 сәгатьтә Казанга Ташкент – Казан – Ташкент Халыкара пассажир поезды килде. Состав Оренбург, Самара, Ульяновск кебек шәһәрләр аша уза торган яңа маршрут буенча йөриячәк.
Поездны Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Нодиржон Касыймов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов җитәкчелегендәге ТР ранспорт Министрлыгы вәкилләре каршы алды. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, күпьеллык тәнәфестән соң туры, тукталышсыз Халыкара тимер юл маршруты яңартылган. Карар "Россия тимер юллары" ААҖнең "Үзбәкстан тимер юллары" АҖ белән килешүе нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы транспорт Министрлыгы инициативасы буенча кабул ителде.
Маршрутны ачу Үзбәкстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында социаль-икътисадый хезмәттәшлекне алга таба ныгытуга яңа этәргеч бирәчәк», - дип ассызыклады Марат Хисаметдинов һәм халык арасында туры маршрутка ихтыяҗ зур булуын өстәде.
«Үзбәкстан тимер юллары» АҖнең халыкара элемтәләр филиалы башлыгы Шаһобиддин Кадыйров сәфәрнең тиз һәм уңайлы булуын билгеләп үтте: «Элек Екатеринбург аша дүрт тәүлек барган булсак, бүген Самара, Оренбург аша килдек һәм ике тәүлек ярымнан соң без монда. Пассажирлар барысы да канәгать".
Поезд атнага бер мәртәбә йөриячәк: Ташкент станциясеннән якшәмбе көнне 23:55 сәгатьтә китә, Казан станциясенә чәршәмбе көнне 13: 47 сәгатьтә килеп җитә. Казаннан кайту рейсы пәнҗешәмбе көнне 10:33 сәгатьтә башкарылачак, Ташкентка якшәмбе көнне 04:23 сәгатьтә киләчәк. Юл вакыты 2 көн 15 сәгать 52 минут тәшкил итә.
Ташучы «Үзбәкстан тимер юллары» АҖ. Поезд 7 вагоннан тора (5 плацкарт, 2 Купе) һәм 342 пассажирга исәпләнгән.