Хәзер төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 345 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 230 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Тәүлеккә 4759 тонна ком-тоз катнашмасы, 284 тонна тоз, 70 тонна тоз эремәсе тотылды.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, уртача. Көндез температура -18°C - 23°C, республиканың көнчыгыш районнарында -24°C - 27°C. Юлларда бозлавык. Машина йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын сорыйбыз.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, Министрлыкның тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.