4 нче декабрьгәТатарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Федераль юлларда 104 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 136.
      Авиация, су, тимер юл транспорты объектлары, Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча һава торышы: республикада аязучан болытлы һава, урыны белән кар, буран, көньяк-көнбатыштан уртача җил. Температура көндез -4 -9 гр., төнлә -2 -5 гр. Юлларда бозлавык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International