Казан белән Улан-Удэ арасында яңа авиарейс эшли башлый

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

2026 елның 3 гыйнварыннан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан белән Улан-Удэ арасында яңа даими маршрут үтәүгә керешә. Бу яңа рейс ике регион халкы һәм кунаклары өчен мөмкинлекләрне киңәйтәчәк, региональ транспорт инфраструктурасын үстерүгә һәм шәһәрләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк.

Очышлар Canadair (Bombardier) Regional Jet 200 тибындагы заманча уңайлы 50 урынлы һава судноларында атнага ике тапкыр: чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. 

Рейслар расписаниесе: Казаннан 01:10 сәгатьтә очып китә, Улан-Удэ аэропортына 13: 10 сәгатьтә килеп җитә. Бурятия Республикасы башкаласыннан кире очыш Казанга 16:20 сәгатьтә килү белән 14:00 сәгатькә планлаштырылган.

Юлда Горно-Алтайск аэропортында арадаш утырту планлаштырылган. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International