Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча һава торышы: республикада болытлы һава, аз гына кар, урыны белән буран, жил төньяктан төньяктан-көнбатышка таба үзгәрә 5-8 м/с тизлектә, урыны белән көчле җил, тизлеге секундына 17 метр тәшкил итә. Температура көндез -5 -9 гр, төнлә -7 -12 гр.
Red Wings авиакомпаниясе май аенда Казаннан Нижневартовскига туры рейслар эшләтеп җибәрәчәк һәм яңа Уренгойга очышларны яңартачак. Маршрутлар Татарстан Республикасын нефть – газ тармагы үзәкләре-Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары белән тоташтырачак. Очышлар SSJ 100 Россия самолетларында башкарылачак.