Бүген Казанда “Пассажирлар көне” бәйрәм чарасы үткәрелә

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
      3 декабрьдә Казан-1 тимер юл вокзалында, шулай ук ерак арага йөрүче пассажир поездларында “Пассажирлар көне” бәйрәме үткәрелә.
      Бәйрәм чарасы кысаларында билет алучы, яисә ерак арага баручы поездга утыручы һәр пассажирга сувенир биреләчәк. Шулай ук “ФПК” ААҖ барлык кечкенә пассажирларга конфетлар салынган чемодан рәвешендәге кондитер җыелмасы бүләк итәчәк.
       Бәйрәм концерты һәм пассажир комплексы җитәкчеләренең пассажирлар белән очрашуы Казанда 9.30 сәгатьтә башлана.
       Моннан тыш, акция бүген Түбән Новгород, Киров, Ижевск шәһәрләрендә дә уздырыла.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International