Муниципалитетлар арасында йөрүче маршрутларда пассажирлар ташу буенча конкурсның җиңүчеләре билгеләнде

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу хокукына конкурсның нәтиҗәләре чыгарылды.
      № 619 «Чистай-Яр Чаллы-Чистай»; № 615 «Чистай-Алабуга-Чистай», № 127 «Чистай-Чув.Чубоксарка-Чистай»; № 614 «Чистай-Әлмәт-Чистай»; № 618 «Чистай-Аксубай-Чистай»; № 617 «Чистай-Түбән Кама-Чистай» и № 128 «Чистай-Биләр» маршрутларына “Партнер” ҖЧҖ заявка биргән иде. Конкурс комиссиясе министрлыкка бердәнбер катнашучы белән килешү төзергә тәкъдим итәргә дигән карарга килде.   
      № 616 «Чистай-Казан-Чистай» маршрутына 3 заявка бирелде - «Буревестник» ҖЧҖ, «Комфорт» ҖЧҖ и «Партнер» ҖЧҖ. Конкурс комиссиясе әлеге маршрут буенча җиңүче итеп «Буревестник» ҖЧҖ билгеләргә дигән карарга килде.
      Конкурста җиңүчеләр белән биш елга дәүләт килешүе төзеләчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International