2 нче декабрьгәТатарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, 1 кеше һәлак булган, 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Федераль юлларда 83 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 130.
      Авиация, су, тимер юл транспорты объектлары, Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча һава торышы: республикада болытлы һава, карлы яңгыр, буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил, тизлеге секундына 15-18 метр тәшкил итә, юлларда бозлавык. Температура көндез -3 +1 градус.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International