28 нче ноябрьдә ЮХИДИ инспекторлары 33 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүен ачыклаганнар

2013 елның 29 ноябре, җомга
Үткән тәүлектә Татарстанда 11 юл-транспортһәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
28 ноябрьдә республика юлларында барлыгы 33 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 81 очрагы, 29 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 534 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International