«Социаль карта» ААҖ “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсы Лауреаты исеменә лаек булды

2013 елның 29 ноябре, җомга
      27 ноябрьдәКазан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика бәйгесенең һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
      «Социаль карта» ААҖ “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсы Лауреаты, “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия конкурсының Дипломаты исеменә лаек булды һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсы кысаларында “Ел яңалыгы” номинациясендә билгеләп үтелде.
      «Социаль карта» ААҖ эшчәнлегенә шундый зур бәя – илебезнең барлык шәһәрләрендә “Шәһәр пассажир транспортында йөрүгә түләү буенча автоматлаштырылган система” проектын кертүгә һәм пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга көчле импульс.
           
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International