26 нче ноябрьдә Татарстанда юл-транспорт һәлакатендә 5 кеше һәлак булган

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
      Үткән тәүлектә Татарстанда 12 юл-транспортһәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган һәм 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Түбән Кама районында ЦГФУ – БСИ (Промзона) юлының 2 чакрымында ВАЗ-2110 автомобиле йөртүчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырган, әмма кюветка төшкән. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын-кыз шунда ук һәлак булган.
     Норлатта ПАЗ автобусы йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламаган һәм җәяүлене бәргән. Ул юлны тиеш булмаган урында чыга торган булган. Җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук һәлак булган.
      26 ноябрьдә республика юлларында барлыгы 31 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 79 очрагы, 42 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 552 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International