1 нче декабрьдән ерак арага йөрүче поездларга билет алу өчен өстәмә шәхси мәгълүмат күрсәтергә кирәк булачак

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
2013 нче елның 1 декабреннән “Транспорт куркынычсызлыгы турында”гы 2007 елның 9 февраленнән 16 номерлы федераль законының һәм Россия транспорт министрлыгының 2012 елның 19 июленнән 243 номерлы боерыгының таләбе гамәлгә керә. Хәзер пассажирлар ерак арага йөрүче поездларга билет алганда өстәмә шәхси мәгълүматбирергә тиешләр.
Шулай итеп, 2013 елның 1 декабреннән билет алу өчен түбәндәге мәглүматлар кирәк булачак:
-        пассажирның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме;
-        туган елы һәм туган урыны;
-        шәхесне ачыклаучы документның төре һәм номеры.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International