14 нче ноябрьдә Татарстанда 15 юл-транспорт һәлакате булган

2013 елның 15 ноябре, җомга
      Үткән тәүлектә Татарстанда 15 юл-транспортһәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган һәм 26 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Лениногорск районында Бөгелмә-Лениногорск автоюлының 4 нче чакрымында “Мазда-3” автомобиле йөртүчесе тизлекне арттырган һәм   кюветка төшеп капланган. Нәтиҗәдә, пассажир хастаханәгә озатылган.
      Мәскәү-Уфа юлының Минзәлә районыннан узган 1126 нчы чакрымында “ГАЗ-3302” автомобиле җәяүлене бәрдергән һәм соңгысы шул урында җан биргән.
Республика юлларында үткән тәүлектә 31 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 95 очрагы, 32 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 386 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International