Әлмәт районында автобус кюветка әйләнеп капланган

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
      Бүген иртәнге 5 сәгать тирәсендә Казан-Оренбург автоюлының 231 нче чакрымында (ТР Әлмәт районы территориясе) Фиат Дукато микроавтобусы йөртүчесе Әлмәт – Казан маршруты буенча барганда тизлекне арттырган һәм каршы як юнәлештәге кюветка әйләнеп капланган. Һәлакәт урынында 1970 нче елгы пассажир хатын вафат булган.
      Автобуста йөртүчедән башка 14 пассажир булган. Алар арасында 15тән 17 яшькәчә 5 мәктәп укучысы. 11 кеше, шул исәптән йөртүче, төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр.  
      Автобус белән идарә итүче, 1957 нче елгы ир-ат, ТР Әлмәт районы Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе йөртүчесе булып эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International