Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзер 406 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 243 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 5474 тонна ком-тоз катнашмасы, 98 тонна тоз һәм 20 тонна тоз эремәсе тотылган.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә хәлләр нормаль.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.