Фәрит Хәнифов: «Гамәлдәге юллар челтәрен саклап калу буенча көч куярга кирәк»

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасында гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 40,9 мең км тәшкил итә, шулардан федераль юллар - 1,4 мең км, төбәк юллары – 13,7 мең км, муниципаль юллар - 25,7 мең км. 2019 елдан 2024 елга кадәр автомобиль юллары челтәренең озынлыгы 1450 км га диярлек арткан, шәһәр агломерацияләре юлларының норматив хәлдәге өлеше 80,47%тан 85,9% арткан.

2024 елда 370 км (375,5 км) төбәк юлларын ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү эшләре башкарылган. 21 күпер файдалануга тапшырылган. 320 километрдан артык җирле юл норматив хәлгә китерелгән.

«Алексеевск – Әлмәт» юлы, Түбән Каманы һәм Чаллыны Кама елгасы аша урап узу, «Зур Яшел Үзән» Ш-1, Вознесение трактының икенче этабы, Горький шоссесын реконструкцияләү кебек эре инфраструктур проектлар гамәлгә кертелде.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру төгәлләнде. Нәтиҗәләр булып 1300 километрдан артык автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү, 3 900 погон метрдан артык ясалма корылмалар төзү һәм ремонтлау булды. Проектны гамәлгә ашыру региональ әһәмияттәге юллар һәм агломерацияләр өлешен сизелерлек арттырды. Юл чараларын үтәү «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк.

"Гамәлдәге юллар челтәрен саклап калу буенча көч куярга кирәк. Бүгенге көндә габаритлы контроль тулы көченә эшләми, күчмә постларның эшен тәэмин итү өчен Ространснадзор хезмәткәрләре җитми, шуңа күрә мондый хокук бозуларны теркәү өчен видеокамералар куллану мөмкинлеген эшләргә кирәк", - дип билгеләде министр.

Юллар челтәрен үстерү буенча да эшне дәвам итәргә кирәк, шул исәптән грунт юлларын җирле материаллар кулланып, күчеш тибындагы өслеккә күчерү буенча да. "Төбәк юлларына анализ ясалды. Югары интенсивлы юлларның 37,5%, шул исәптән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы терәк челтәренә керүчеләре күчәргә 11,5 тонна норматив йөкләнеш үткәрүне тәэмин итә. Шул ук вакытта төбәк әһәмиятендәге юлларның төп өлеше күчәргә 8-10 тонна йөкләнеш үткәрүне тәэмин итә һәм күчәргә йөкләнеш дәрәҗәсен арттыру өчен реконструкция яки капиталь ремонт эшләрен башкаруны таләп итә», - диде Фәрит Хәнифов.

2019 елдан 2024 елга кадәр юл хәрәкәте иминлеген арттыру чаралары кысаларында 493,8 км яктырту эшләре, 78 км тротуарлар ясау, 99,6 км барьер киртәләрен кую эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International