Республика юлларында үткән тәүлектә 35 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
      Татарстанда 29 октябрьдә 11 юл-транспорт һәлакате булган, алар нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган һәм 10 зыян күргән.
      Азнакай районында Әлмәт-Азнакай автомобиль юлының 33 нче чакрымында “Киа Спектра” автомобиле йөртүчесе томан шартларында хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламаган, һәм юлның уң ягында туктап торучы УАЗ автомобиленә килеп бәрелгән. “Киа Спектра” автомобиле йөртүчесе шунда ук һәлак булган.
       Әлмәт районында Әлмәт-Лениногорск автомобиль юлының 14 нче чакрымында ВАЗ-2114 автомобиле йөртүчесе кюветка әйләнеп капланган. Пассажир алган җәрәһәтләрдән шунда ук вафат булган, аның куркынычсызлык каешын эләктермәве ачыкланган. Автомобиль йөртүчесе хастаханәгә китерелгән.     
      Узган тәүлектә республика юлларында исерек килеш транспорт белән идарә иткән 35 кеше юллардагы тәртип сакчыларына тотылган, транспорт чараларының юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмый каршы як юлга чыгуның 111 очрагы теркәлгән, балаларны махсус утыргычсыз утыртып баруның 36 һәм куркынычсызлык каешын эләктерми йөрүнең 458 очрагы фаш ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International