Кайбер шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрә

2013 елның 29 октябре, сишәмбе
      “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе төзекләндерү эшләре бару сәбәпле кайбер шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәген хәбәр итә.
       2013 нче елның 12, 15, 19, 22, 26, 29 ноябрендә 6311 нче Казан-Свияжск поездының расписаниесе түбәндәгечә: Казаннан 22:56 кузгалып китә, 23:00-23:01 Адмирал бистәсе, 23:07-23:18 Лагерная, аннан соң гамәлдәге расписание буенча.
       2013 нче елның 13, 16, 20, 23, 27, 30 ноябрендә 6351 нче Казан-Канаш поездының расписаниесе түбәндәгечә: Казаннан 04:00 кузгалып китә, 04:04-04:05 Адмирал бистәсе, Юдино 04:20-04:31, аннан соң гамәлдәге расписание буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International