Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 267 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 214 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 4500 тонна ком-тоз катнашмасы, 74 тонна тоз тотылган.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава көтелә, юеш кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны - урыны белән тизлеге 14 м/с кадәр җитә. Һава температурасы төнлә - 9 гр., көндез-1 гр. Юлларда кар көртләре, бозлавык. Сак булыгыз.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә хәлләр нормаль.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.