Ноябрьдә Казанга Чиләбедән туристик поезд килә

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
      Махсус поездны оештыру “5 җомга” комплекслы проектының бер өлеше булып тора. Проект тимер юл туризмы традицияләрен яңадан торгызуга юнәлдерелгән. Илебезнең тарихи-мәдәният үзәкләре арасында “ял көне поезды” форматында туристик маршрутлар оештырылды.      
      Чиләбедән Казанга беренче состав 2 нче ноябрьдә кузгалып китә. Туристлар 3 ноябрьдә Татарстан башкаласының истәлекле урыннарында булачаклар һәм инде бер көннән, 4 ноябрьдә, өйләренә кайтачаклар.
       Билгеләп китик, Казанга беренче туристик поезд Мәскәү халкы белән 30 мартта килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International