Транспорт атнасы мәйданчыгында «Елгадан диңгезгә» тармак конференциясе узды

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

«Россия транспорты» XVIII Халыкара форумы һәм күргәзмәсе мәйданчыгында эчке су юлларын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Росморречфлотның тармак конференциясендә РФ транспорт министры урынбасары Александр Пошивай, диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Андрей Тарасенко, «Волжское пароходство» СК АҖ генераль директоры Павел Виноградов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков һәм башкалар катнашты.

Тизйөрешле регионара елгаларда пассажирлар йөртүне торгызу планнары турында РФ транспорт министры урынбасары Александр Пошивай сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Президент һәм Хөкүмәт йөкләмәләре буенча 2023 елның октябрендә «Елга магистральләре» проектын гамәлгә ашыру башланды, ул биш этапка бүленгән. Беренчесе Городец һәм Ульяновск шәһәрләре арасында су ташуны үз эченә ала. Өч субъектта субсидияләнә торган 12 маршрут билгеләнгән, болар: Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Чувашия. Федераль бюджеттан 2024 елда компанияләрнең чыгымнарын каплауга 49 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта көтелгән нәтиҗә — туристлардан һәм операцион эшчәнлектән кергән керем күләме 93 млн сум тәшкил итә.

ТР транспорт министры урынбасары Айрат Садыйков үз чыгышында 2024 елның августында эшләтеп җибәрелгән Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, киләчәктә логистик үзәк бөтен Идел буе өчен эре экспорт-импорт йөкләрен күчерү пункты һәм халыкара транспорт коридорлары буенча йөкләр ташу өчен төп Елга порты булачак. "СММЛЦ ул - биш диңгез порты. Проект Азов, Кара диңгез, Каспий, Идел, Балтыйк бассейны портларына су транспорты белән йөкләр җибәрү һәм алу ихтималын бирә. Шулай ук илнең күрше субъектларыннан йөкләрне алга таба эшкәртү өчен диңгез портларына җибәрү, йөкләрне ил төбәкләренә бүлү мөмкин булачак. Моннан тыш, проект Татарстан Республикасы йөкләрен генә түгел, республика белән чиктәш субъектлар йөкләрен дә җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Халыкара транспорт коридорлары, шулай ук традицион логистик маршрутлар киселешендә СММЛЦ диңгез портлары белән йөк алмашу өчен порт-хаб дәрәҗәсенә җитәчәк", - дип ассызыклады министр урынбасары.

Шулай ук 2024 елда Зөядә су һәм тимер юл транспортын кулланып йөкләрне күчерү күләме 250 мең тонна тәшкил итте, бу ашлык, төзелеш һәм инерт материаллар, дип өстәде ул. Бу вакыт эчендә төяп җибәрүнең алга таба йөкләрне экспортка җибәрү белән бәйле төп юнәлешләре булып Санкт-Петербург, Высоцк порты, Кавказ порты тора. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Үзәк составындагы портның причал стенасының озынлыгы 2,5 км, причал буйлап тирәнлеге 9 метр чамасы тәшкил итә. Бу бер үк вакытта «елга-диңгез» классындагы 13 судноны арканлап куярга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, причал буенда Россия тимер юллары челтәренә чыгу юлы булган 455 йөк вагон сыйдырышлы һәм тәүлегенә 1,5 меңгә кадәр вагон эшкәртү сәләте булган тимер юллар урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International