Казанда иң яхшы автобус йөртүчесен һәм кондукторын билгеләделәр

2013 елның 25 октябре, җомга
      Автомобиль һәм шәһәр транспорты йөртүчеләре көне алдыннан Казанда автобус йөртүчеләре һәм кондукторлар арасында оештырылган һөнәри осталыкларын билгели торган чираттагы конкурс булып үтте. Әлеге конкурс  Казан мэриясы һәм Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы эшчеләре профсоюзы комитеты тарафыннан оештырылган.
      Конкурста Казанның 11 шәһәр транспорты предприятиеләреннән 15 транспорт йөртүчесе һәм шул ук санда кондукторлар катнашты. Биремнәр арасында тиз хәрәкәт итеп манёврлар ясау, теория ягыннан белемне һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тикшерү булды. Кондукторларның пассажирларга беренче медицина ярдәме һәм хезмәт күрсәтүләренә бәя бирелде.  
      Ярышларның җиңүчесе итеп “ПАТП-4” МУП командасы танылды. Икенче урында “ПАТП-2” МУП командасы. Өченче урынны “Умарова С.М.” ШЭ командасы яулады. Ярышларның иң яхшы йөртүчесе итеп “ПАТП-4” МУПта эшләүче Умар Тураев танылды. Кондукторлар арасында беренче урынны “УМ-4” ҖЧҖтән Рүзилә Бариева алды. Җиңүчеләр Илсур Метшин кулыннан бүләкләр алдылар.
      Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы эшчеләре профсоюзы комитеты “Иң яшь йөртүче”, “Иң тәҗрибәле йөртүче”,  “Иң мөлаем кондуктор” кебек өстәмә номинацияләрне билгеләп үтте. Әлеге номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләрне профсоюз комитеты рәисе Юрий Данилов тапшырды.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International