Республика юлларында үткән тәүлектә 36 кешенең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2013 елның 25 октябре, җомга
      Татарстанда 24 октябрьдә 19 юл-транспорт һәлакате булган. Аларда 1 кеше һәлак булган һәм 21 зыян күргән.
      Республика юлларында үткән тәүлектә 36 кешенең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 119 очрагы - каршы як юлга чыгу, 47 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 531 факт - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International