Интермодаль хәрәкәт ачылганнан бирле “Аэроэкспресс” компаниясе Казанда 28 меңнән артык пассажир йөрткән

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
      2013 нче елның 22 маенда Казанда тимер юл вокзалы - “Казан” аэропорты маршрутында интермодаль тармак буенча пассажирлар ташу старт алган иде. Регуляр хәрәкәт Казанда XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада уздыруга әзерләнү кысаларында ачып җибәрелде.
      Шул вакыттан алып аэроэкспресс хезмәтләреннән 28 меңнән артык пассажир файдаланган. Аэропорттан шәһәр үзәгенә кадәр юл 20 минут тәшкил итә. Маршрутта тәүлегенә 18 рейс хезмәт күрсәтә. Исегезгә төшерик, Казан, интермодаль тармак буенча хәрәкәт оештырылган, Россиянең дүртенче шәһәре булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International