Үткән тәүлектә Татарстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 124 очрагы ачыкланган

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
      Татарстанда 23 октябрьдә 14 юл-транспорт һәлакате булган, алар нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган һәм 13 зыян күргән.
      Яр Чаллының Машина төзүчеләрурамында “Форд Фокус” автомобиле йөртүчесе җәяүлене бәргән. Җәяүле регулировкаланмый торган җәяүлеләр кичүеннән чыгып бара торган булган. Ул шунда ук һәлак булган.
      Узган тәүлектә генә дә республика территориясендә юл йөрү кагыйдәләрен дорфа бозу очракларыннан исерек килеш транспорт белән идарә итүнең 27, каршы як юлга ярамаган урында чыгуның 124, балаларны махсус утыргычсыз яки каешларсыз утыртып баруның 72 һәм олылар куркынычсызлык каешын эләктермәүнең 506 очрагы теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International