Министр Фәрит Хәнифовның автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты көне белән котлавы

2024 елның 27 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре, ветераннар!

Икътисадның һәм социаль өлкә тармакларының эше, шәһәр һәм районнарның тормышы автотранспорт комплексы профессионалларына бәйле. Меңләгән машина йөртүчеләр көн саен халыкка транспорт белән барып җитү мөмкинлеген, пассажирларны вакытында йөртүне һәм йөкләрне вакытында китерүне тәэмин итә. Пассажирларны, йөк ташуны оештыруда һәм тотрыклы эшләү өчен төрле белгечлекләр җәлеп ителгән. Машина йөртүчеләр, механиклар, слесарьлар, диспетчерлар, инженерлар һәм предприятиеләрнең башка хезмәткәрләре сәфәрләрнең куркынычсызлыгына һәм ышанычлылыгына үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Без юл-транспорт инфраструктурасын үстерәбез, хәрәкәт итүче составны яңартабыз, транспорт системасын республика халкына уңайлырак итү өчен тармакка заманча цифрлы чишелешләр кертәбез.

Бу хезмәттә ветераннарның тәҗрибәсе бәяләп бетергесез! Сез үзегезнең белемегезне һәм тәҗрибәгезне үсеп килүче транспорт буынына бирәсез, ярдәм итәсез һәм тапшырасыз. 

Хөрмәтле ветераннар, автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре, сезнең эшегез гаять зур җаваплылык, һөнәри осталык, чыдамлык һәм оптимизм таләп итә. Авыр хезмәтегез, сабырлыгыгыз, намуслылыгыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, иминлек, юлда үзара хөрмәт һәм һөнәри уңышлар телим!

Татарстан Республикасы 

транспорт һәм юл хуҗалыгы министры

Ф. М. Хәнифов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International