«Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» федераль проекты кысаларында «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Казан шәһәренең Карл Маркс һәм Карл Фукс урамнары киселешендәге светофор объекты интеллектуаль транспорт системасы буенча өстәмә элементлар белән җиһазландырылды. Казан шәһәренең әлеге урамнары чатында яңартылган светофор объектын юл хәрәкәте белән идарә итүнең бердәм адаптив системасына тоташтырдылар.
Юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы автомобиль транспорты һәм җәяүлеләр хәрәкәтен оештыруның аналитик һәм җайга салучы инструменты булып тора. Әлеге система үз эшен җайланмалар комплексы һәм программа кушымталарын куллану юлы белән башкара.
Бу шәхси автомобильдә машина йөртүчеләр өчен дә, җәмәгать пассажирында йөрүчеләр өчен дә юлдагы гомуми вакытны кыскартырга мөмкинлек бирә.