Автомобиль юлларын төзү һәм ремонтлау буенча «Алексевскдорстрой» ААҖ юл предприятиесе тарафыннан Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Алексеевск һәм Биләр авыллары арасындагы региональ автомобиль юлының 0,308 километр озынлыктагы участогы ремонтланды.
«Алексеевск – Биләр» төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлының 2+200 километрыннан алып 2+508 километрына кадәр өлешен оешманың Биләр участогы хезмәткәрләре үзйөрешле юл фрезасы ярдәмендә тузган асфальт-бетон катламнарын фрезерладылар.
Аннан соң 2156 квадрат метр мәйданлы юлның өске катламнарын түшәү һәм пневмотәгәрмәч тибындагы вибрацион юл шугалаклары белән тыгызлау кебек эшләр башкарылды.
Яңа асфальт-бетон катламын тигезләү өчен А16Нн асфальт-бетон катнашмасы кулланылды. Вак таш-мастикалы асфальт бетоны (ЩМА-11) юлның өске катламында җәелде.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, барлык катнашмалар да ГОСТ Р 58406.2-2020 һәм ГОСТ Р 58406.1-2020 таләпләре нигезендә җитештерелгән.
Ремонтланган 924 квадрат метр мәйданлы участокның буеннан буена эшкәртелгән асфальт-бетон («асфальт-гранулянт») кулланып, аны алга таба IV техник категорияле автомобиль юллары таләпләренә туры килерлек итеп юл кырыйларына таш түшәлгән. Шулай ук ГОСТР 51256-2018 таләпләре буенча юл өслегенә горизонталь юл билгеләре төшерелгән.